Янгында әби белән биш яшьлек оныгы янып үлгән
Башкалабызда бер бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында 56 яшьлек хатын-кыз һәм аның 5 яшьлек оныгы янып үлә.
Пенсионер ханым ике оныгы белән дачада ял итә. Балаларның әти-әниләре бу вакытта эштә була. Янгын чыкканда әби кечкенә оныгы белән өй эчендә, ә 14 яшьлек оныгыучастокта йөргән була. Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
Ел башыннан Татарстанда балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә 20 янгын чыккан, аларда ике баланың гомере өзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа