Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгын сүндергеч белән газаплаганнар

Республиканың Югары судына вәхшиләрчә үтереш турындагы җинаять эше кергән.

Җинаять Яр Чаллыда булган. Марий Эл республикасыннан килгән 24 һәм 32 яшьлек ир-атлар биредә пиломатериаллар эшкәртү базасында эшли торган булалар. Өч кешенең өч көн дәвамында (19-21 июль) эчеп утыруы җинаять белән тәмамлана. Һәлак булган ир-атны озак итеп һәм вәхшиләрчә кыйныйлар, хәтта янгын сүндергеч белән көчлиләр. Ир-атның үлгәненә инанганнан соң алар аны бензопычкы белән тураклыйлар һәм тимер бочкага салып өстенә солярка сибәләр, соңрак күтәрткеч ярдәмендә КАМАЗ машинасы арбасына төйиләр, дип яза "Вечерняя Казань". 23 июльдә әлеге җинаятьтә катнашучыларның берсе машина шоферыннан гәүдәне ташлауда ярдәм итүен сорый. Шофер баш тарта һәм бу хакта полициягә хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса