Янгын сүндерүчеләр үләннәрне яндырмаска киңәш итә
Узган тәүлектә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең янгын бүлекчәләре хезмәткәрләре республикада 169 чакыруга барган. Шуларның 38 ендә янган чүп-чар, 36 сында үлән сүндерелгән. Торак секторда дүрт янгын чыккан, бер кеше зыян күргән.
Көннәр җылына гына башлады, инде суга батып үлүчеләр дә күзәтелә. Зәй районында судан 1983 елгы ир-атның гәүдәсе тартып чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа