Янгын чыккан китапханәдә бер ир-ат табыла
Хәбәр иткәнебезчә, китапханәдә янгын чыккан иде. Анда 25 яшьлек бомж җылынырга теләп кергән булган.
Янгын сүндерүчеләр Казандагы әлеге китапханәнең запас ишегеннән ярдәм сораган тавышка барып, аны бензорез белән ишекне кисеп коткаралар. Полиция бүлегендә ир-ат янгын чыгуга сәбәпнең электр приборы белән саксыз эш итүендә булуын сөйли. Ялкын 7 квадрат метрны ялмап ала, җиһаз һәм китапларның бер өлеше яна, икенче каттагы 12 кеше эвакуацияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа