Әлмәт таңнары

“Янган”Адмирал” хуҗасына янаган булганнар

Кичә Казанның Киров районында "Адмирал" сәүдә йорты янды. Әлегә 4 кеше һәлак булды дип исәпләнә. Әмма гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге мәгълүматларынча, җимерекләр астында 10-15 кеше калган булырга мөмкин.

Болар әлеге үзәктә эшләгән һәм хәзерге вакытка кадәр туганнары белән элемтәгә чыкмаганнар.
Якынча мәгълүматларга караганда, янгын электр үткәргече төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан.

Реклама

Интернет чыганакларга караганда, "Адмирал"ның хуҗасына сәүдә үзәгенең "Тура" һәм Вьетнам базары кебек үк көлгә әйләнәчәге турында янаулар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: