Яндекс булыша
Яндекс Транспорт кушымтасының мобиль телефоннары өчен булган бета-версиясен эшләтә башлады.
Әлеге кушымта автобусларның шәһәр картасында ничек йөргәнен реаль вакытта күрсәтә. Тукталышта басып торган пассажир, картага карап, автобусларның кайсысына утырырга кирәклеген хәл итә ала.
Пассажирлар шулай ук юллардагы бөкеләрне күзәтә.
Бу кушымта Казан, Түбән Новгород, Омск, Пермь шәһәрләрендә, Мәскәү өлкәсендә эшли.
http://www.tatpressa.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа