Ямаштагы башлангыч мәктәп тугызеллыкка үзгәртелә
Район башлыгы Мәҗит Салихов ямашлыларны яңа уку елыннан авылдагы башлангыч мәктәпне 9 еллык итеп үзгәртәчәкләрен әйтеп сөендерде.
Бөтен җирдә оптимальләштерү барган чорда Ямаш балалары өчен бу мөмкинлекне депутатлары Виктор Городний хәстәрләгән. Моңарчы 50 укучы 4 сыйныфтан соң Акташка һәм Әлмәткә йөреп укый иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа