Ялларда Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы була
Ялларда Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Шимбә бераз болытлы, явым-төшемсез һава фаразланыла. Төнлә 4-9, көнбатышта 12 градуска кадәр, көндез 20-25 градус җылы булуы көтелә.
Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә 8-11 градус җылы булуы көтелә, көндез - 22-24.
Башлангыч фараз буенча, якшәмбе шулай ук явым-төшем булмый, көндез 22-27 градус җылы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа