Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ялган янгыннарда 1,5 миллион сум акча эшләгән

МЧС хезмәткәре булмаган янгын фактларын дәлилләп иминият компаниясеннән 1,5 миллион сум акча алган.

Буа районы буенча ОНД өлкән инспекторы, 31 яшьлек В.А.га карата хөкем карары чыгарылды. Ул 2012 елда тикшерү барышында Ахмаметьево авылындагы бер хуҗалыкта янгын булуын раслый. Әмма чынбарлыкта анда янгын чыкмаган була. В.А. биргән ялган документлар нигезендә билгесез кешеләр "Росгосстрах"тан 200 мең сумнан артык акча ала. Моннан тыш, суд һәм тикшерү тагын шундый 4 җинаятьне ачыклый. Аларның ялган юллар белән 1,5 миллион сум акча үзләштерүләре билгеләнә.

ТР буенча МЧС хезмәткәре үз гаебен өлешчә таныган. Суд В.А.ны шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса