Әлмәт таңнары

Ялган полис сатучылар тоткарланды

Полиция ялган ОСАГО полислары сатучыларны тоткарлады.

Яр Чаллы оперативниклары әйтүенә караганда, төркем ун кешедән торган, һәркайсының роле төгәл билгеле булган.

Законсыз бизнесны оештыручыларның берсе элек бер иминият компаниясе филиалы белән җитәкчелек иткән булган. 2013 елдан алып 2015 елның февраленә кадәр алар 100 гә якын ялган полис сата алганнар. Шуның белән 500 000 сум акча эшләгәннәр. Бланкларга инде ябылган яки ябылу алдында торган иминият компанияләренең ялган мөһерләрен суга торган булганнар.

Реклама

Хәзер тоткарланучылар төрле маддәләр буенча хөкем карары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: