Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ялган акча ясау өчен фатирын саткан

Акча ясау белән шөгыльләнгән төркемгә карата суд хөкем карары чыгарган. Әлеге төркем югары сыйфатлы итеп ясаган ялган акча купюрларын Татарстан территориясендә һәм күрше төбәкләргә тараткан.

Төркем башында Яшел Үзәндә яшәүче 38 яшьлек эшсез химик-технолог торганлыгы ачыкланган. Ул элек тә ялган акча ясаганы өчен хөкем ителгән булган. Узган ел азагында гына шартлы җәзага күчерелеп вакытыннан алда төрмәдән чыгарылган бу ир-ат Яшел Үзәндәге фатирын саткан һәм аның акчасына сыйфатлы ялган акча ясарга мөмкинлек бирүче җиһаз сатып алган, дип хәбәр итә "Веченряя Казань" . Җиһазларның күп өлешен ул Волжскида 50 яшьлек танышының - типография хуҗасының фатирында саклаган. Оператив мәгълүматларга караганда, төркем ялган акча бәрабәренә 250 меңнән артыграк акча эшли алган. Яшел Үзән суды төркем башлыгын 7 елга ирегеннән мәхрүм итү, ә типография хуҗасын - таҗикны 4 елга колониягә җибәрү турында карар чыгарган. Өченче кеше психиатрия шифаханәсенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса