Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәяүлене машина бәргән

27 июльдә 9.30 сәгатьтә Ленин урамында 48 нче йорт каршында юл-транспорт вакыйгасы булды.

«ВАЗ-21102» автомобилен йөртүче 1987 елда туган ир-ат Ленин урамы буйлап Радищев урамыннан М.Җәлил урамына таба барганда урамны тиешсез урыннан аркылы чыгучы 1993 елда туган җәяүлене бәрдерә.

Нәтиҗәдә җәяүлене "баш түбәсенең уң яклап йомшак тукымасы бәрелеп зыян күрү, уң як терсәге сыдырылу" диагнозы белән медсанчастька китерәләр. Аңа амбулатор шартларда дәвалану билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса