Җәяүлеләргә юл бирмиләр
Гыйнвар аенда 117 җәяүлене таптатканнар.
47 кеше җәяүлеләр өчен каралган юлны аркылы чыгу урынында зыян күргән. Нәтиҗәдә республика буенча 6 кеше һәлак булган, 120 се төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Шоферлар гына түгел, җәяүлеләр үзләре дә гаепле. Аларның гаебе белән 52 юл-транспорт вакыйгасы булган. Алай да бәрдерүләрнең 90 проценты шоферларга туры килә. Аварияләрне профилактикалау кысаларында Татарстанда 10 февральдән башлап 19 февральгә кадәр "Җәяүле юлы" декадасы игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа