Ял көннәрендә синоптиклар Татарстанда юеш кар, яңгыр һәм бозлавык фаразлый
Бүген көндез һаваның максималь температурасы минус 2 градустан плюс 2 градуска кадәр булачак.
Синоптиклар татарстанлыларга юеш карлы һәм яңгырлы салкын ял көннәре фаразлый.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, көндез 4 ноябрьдә Казанда аязучан болытлы һава булачак. Төньяк-көнбатыштан салмак җил. Һаваның минималь температурасы нуль градустан +2 градуска кадәр үзгәреп торачак. Юлларда урыны белән бозлавык.
Татарстан буенча шимбә көнне аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явачак. Көндез һаваның максималь температурасы – минус 2 градустан плюс 2 градуска кадәр. Юлларда урыны белән бозлавык.
Якшәмбе, 5 ноябрьдә, шулай ук аязучан болытлы һава фаразлана. Урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан әкрен җил. Төнлә һаваның минималь температурасы минус 1-6 градус, көндез максималь температура – минус 1 градустан +4 градустка кадәр. Юлларда урыны белән бозлавык.
Охшаш һава торышы дүшәмбе, 6 ноябрьдә көтелә. Урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, салмак җил. Төнлә һаваның минималь температурасы нуль градустан минус 5 градуск кадәр булачак, көндез максималь температура – минус 1 градустан +4 градуска кадәр. Юлларда урыны белән бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа