Ял көне мәйданчыгы
7 июньдә шарлавыклы буаларда чираттагы "Ял көне мәйданчыгы" булды.
Үзләренең иҗаты белән бу юлы шәһәр кешеләрен һәм кунакларны Әлмәт дәүләт нефть институтының талантлы студентлары куандырды.
Хореография ансамбленең кече яшьтәгеләр төркеме күрсәткән "Без кечкенә йолдызлар" композициясе һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә "Мадам" агентлыгының ике номеры бу кичнең тагын бер үзенчәлекле бизәге булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа