Әлмәт таңнары

Ял итәсегез килсә - Иреклегә барыгыз!

Тарихи мәгълүматларга караганда, Иске Михайловка авылына 19 нчы гасырда нигез салынган. Беренчеләрдән булып елгалы урманга Михайло исемле ир заты килеп төпләнгән, диләр. Соң-рак бу урынга хәзерге Сарман районы кешеләре дә күченә башлаган, имеш. Аның хөрмәтенә авылны башта Михайловский, соңрак Иске Михайловка дип йөртә башлыйлар. Биредә яшәүчеләр җир эшкәрткән, терлек асраган.

Бүген Иске Михайловка авыл җирлеге составына Кәски, Ирекле, Наратлы, Байлар, Гөлбакча, Болгар-2, Мөгезле-Елга һәм Юкәле авыллары керә. Аларның берничәсе яңа йортлар салына торгач зураеп, бер-беренә тоташкан диярлек. Авыл җирлегендә урта мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният йорты, почта бүлеге, фельдшерлык-акушерлык пункты, кибетләр эшли. 300 йортта 800 ләп кеше теркәлгән.
Авылның бүгенгесен яхшырак күзаллау өчен башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илсур Абдуллин белән элемтәгә керәм.
- Килегез, күрегез, авылыбызның матурлыгын сүз белән аңлатып булмый, үз күзең белән күрү мәслихәт, - ди ул.
Җир белән күкне тоташтырып сарган аклыкка соклана-соклана тансык кояш нурларына коенып утырган Иске Михайловкага керәм. Юл уңаенда утырса да, әллә нарат урманына сыенганга күрә ничектер күздән читтәрәк тоела. Шунда ук кайчандыр "Дружба" күмәк хуҗалыгыныкы булып, бүген фермерлар кулына күчкән корылмалар, бөртек амбарлары кала. Йортларының төзек, матур икәненә игътибар итеп узам. Авыл җирлегенең үзәгендә барлык социаль объектлар урнашкан. Шунда ук мәһабәт мәчет.
Илсур Абдуллин көтеп торган икән, иң башта авылның гүзәллеген күрсәтүдән башлады. Ти-рәсе урман-әрәмәлекләр, инеш-буалар белән уратып алынган авылны бер күрү мең кат сөйләгәннән кыйммәтрәк шул. Сулар һавасы иркен, кешеләре булган, яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган авыл бу.
- 2014 елда Иске Михайловка урта мәктәбе капиталь төзекләндерелде, Кәскидә "Җәлилнефть" идарәсе ярдәме белән 2 км юл түшәлде, нефтьчеләребез шулай ук суэтем башняларын, өлешчә су линияләрен ремонтлауда да саллы өлеш кертте. Авылда соңгы елда 4 яшь гаилә махсус программа нигезендә йортлы булды, бишенчесе агымдагы елда салынып бетәр дигән өметтә торабыз. Балалар һәм яшьләр өчен хоккей тартмачыгы бар, әле менә шушы көннәрдә генә чишенү-киенү бүлмәсе өчен будка кайтарып куйдык, - ди Илсур Абдуллин.
Авыл җитәкчелегенең иң зур хыялы - биредә авыл туризмын җәелдерү. Аның өчен, әлбәттә, инвесторлар кирәк. Шуңа күрә монда туризмга бәйле эш башларга теләгән һәркемгә шат булачаклар.
- Якын арада безгә бер туристлык агентлыгы чыкты инде. Җәен авылда саф һава сулап, тәмле, файдалы ризыклар ашап ял итәргә әзер кешеләр бар ул, фатирга кертерлек кешеләр тапсагыз, рәхәтләнеп хезмәттәшлек итәбез, диделәр. Хәзер халык белән сөйләшүләр алып барабыз, - дип шатлыгы белән уртаклашты җитәкче.
Өстәвенә, авылда яңа сауган сөткә дә, иткә, яшелчәгә дә кытлык булмаячак. Биредә шәхси хуҗалыкларда мал-туар асраучылар да, фермерлар да бар.
Рәдифә Ногманова.
Автор фотосы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: