Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якын арада Россия Төзелеш министрлыгы хөкүмәткә "Россия гаиләсе өчен торак" программасын гамәлләштерү буенча карар проектын кертергә планлаштыра

Россия Төзелеш Министрлыгы өстәмә 25 млн кв.м торак төзергә планлаштыра, шул ук вакытта дәүләт төзүчегә инженер инфраструктурасы төзелешенә квадрат метрга 4 мең сум исәбеннән компенсация түләргә тиеш була. Базар катнашучылары бәяләре буенча, әлеге сумма коммуникацияләрне үткәрү өчен һәрвакыт җитми, шуңа күрә инженер компанияләре белән элемтә механизмын аермачык язарга кирәк.


Программа кысаларында 25 млн квадрат метр торакны 4 ел эчендә төзү планлаштырыла. Инженер коммуникацияләре төзелешен финанслау инфраструктура облигацияләре һәм интернет-сәүдәне тәртипләштерү исәбенә ашырылачак. Интернет-сәүдәне тәртипләштерү тагын өстәмә 20-40 млрд сум китерергә тиеш.

Программада катнашырга әзерлек белдергән регионнар арасында - Пенза өлкәсе, Татарстан Республикасы. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, яңа механизм барлыкка килү тармакка уңай тәэсир итәчәк.

"Россия гаиләсе өчен торак" программасын гамәлгә ашырырга Россия президенты Владимир Путин Федераль собраниегә мөрәҗәгате барышында тәкъдим итте. Программа кысаларында 2016 елга яңа торакны гамәлгә кертү күләме 75 млн кв.метр тәшкил итәргә тиеш. "Мин әлеге программаы, проблемага игътибар юнәлтер өчен, "Россия гаиләсе өчен торак" дип атарга киңәш итәм",- дип белдерде Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә.

http://minstroy.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса