Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбызның мөнәҗәте тамашачы күңелен яулады

1 августта «Казан Арена» стадионында Ураза гаетенә багышлап уздырылган зур хәйрия концертында танылган чит ил музыкантлары - Төркиядән Седат Учан һәм Месут Куртис кебек музыкантлар белән бергә мөнәҗәтләр, дини җырлар башкаручы татарстанлылар да чыгыш ясады.

Тамашачыны якташыбыз - Габдрахман авылыннан 8 нче сыйныф укучысы Ильяс Минһаҗевның моңлы тавышы аеруча таң калдырды. Ильяс Минһаҗевны әлеге чарага Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәттә инвалидларга фитыр сәдакасын тапшыру тантанасында тыңлаган чыгышыннан соң махсус чакырган булган. Габдрахман авылы Мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллин сүзләренә караганда, Ильясның әлегә кадәр мондый зур чарада чыгыш ясаганы булмаган һәм ул Татарстан районнарыннан килгән бердәнбер мөнәҗәтче иде.

http://almat-islam.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса