Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбызны, дустыбызны, театрның әдәби бүлек мөдирен дәвалауга ярдәм итик!

Хөрмәтле якташлар, татарстанлылар! Көтмәгәндә Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһировның гаиләсе хәсрәтле булды: хатыны Әнисә Таһирова 2014 елның декабрендә авыр операция кичерде.

Ул вакытта табиблар эчке органнарда IV дәрәҗә канцераматоз диагнозы куйды. Тормышның тәмен тоеп яшәгән шат күңелле, игелекле Әнисәнең көннәре санаулы булуына ышанасы килми. Аңа әле 48 яшь кенә. Барысы да алда - уңышлар да, казанышлар да, бәхет тә. Өлкән кызы Ләйләгә 24 яшь, ә кече кызлары Әлмәттәге 2 лицейның 11 нче сыйныфын быел тәмамлаячак. Һәммәбезгә - гаиләсенә, дусларына, хезмәттәшләренә Әнисәнең яшәве кирәк. Бүген Таһировлар Израильдәге RTMC Medikal клиникасы белән сөйләшүләр алып бара. Дәвалауны Израиль табиблары 90 мең доллар дип бәяли. Рафик та, Әнисә дә бюджет учреждениесендә эшли (Әнисә театрның әдәби бүлек мөдире), әлеге сумманы үз көчләре белән күтәрә алмый.

Кайгы килгәндә, хәсрәт басканда безнең халык берләшүчән. Бергәләп әлеге сумманы туплап, Әнисәне дәвалауга ярдәм итик Мөрәҗәгатебезгә битараф калмассыз дип ышанабыз.

Счет в Сбербанке России:

БИК 049205603

ИНН 7707083893

Наименование банка: «Банк Татарстан» № 8610 ОАО «Сбербанк России»

Допофис 8610/0356

Корсчет 30101810600000000603

Номер счета 42307810262360316041

Счет открыт на Тагирова Рафика Рустамовича

Qiwi-кошелек номеры: 8 937 528 66 98.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса