Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Удмуртия Хөкүмәтен җитәкләргә мөмкин

Удмуртия башлыгы әлеге вазифага элек "Татнефть" ААҖдә эшләп киткән Виктор Савельевны кандидат итеп тәкъдим иткән.

"Информ-Девон" хәбәр иткәнчә, әлеге тәкъдим "Бердәм Россия" партиясенең төбәк советы утырышында яңгыраган.

Виктор Алексеевич Савельев 1963 елның 24 гыйнварында Әлмәттә туган. 1985 елга КГУны тәмамлаган. "ТатНИПИнефть" Бөгелмә институтында, "УдмуртНИПИнефть" институтында директор, Удмуртиянең ягулык, энергетика һәм элемтә министры, УРның Хөкүмәт рәисе урынбасары булып эшләгән. Мәскәүдә "НК"РуссНефть" ААҖ, "Газпром нефть" ААҖ, "НГК "Славнефть" ААҖдә җитәкче вазифаларын биләгән. 2014 елның мартыннан Удмуртия Хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса