Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Мөнир Рахмаевка Дубайдан эшләпә алып кайтканнар

Мөнир Рахмаев диюгә, күз алдына эшләпәле җырчы килеп баса. Аны әлеге баш киемсез берәүнең дә күргәне юктыр, мөгаен.

Баксаң, аның өчен иң зур бүләк булып эшләпә исәпләнә икән. Шуңа да дуслары аңа һәрвакыт шуны бүләк итәләр. Коллекциясендә 30дан артык баш киеме бар, тагын берне дусты Дубайдан алып кайткан.

Шушы көннәрдә Әлмәттә туып-үскән Мөнир Рахмаев үзенең чираттагы "барсын" алды. "Татар җыры -2014" фестивалендә Хәмдүнә Тимергалиева белән башкарган "Бер картлыкта, бер шатлыкта" җыры елның иң яхшы дуэты исемен яулаган.

Тиз арада популярлык яулаган Мөнир сәхнәдә чикерткә кебек сикерсә дә, тормышта тыныч егет. Соңгы араларда ул Әлмәткә бик еш кунакка кайта. Хәйрия концертларында катнашып, бик күп балаларны сөендерә. Күптән түгел Әлмәт коррекция мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балаларга үзенең җырларын җырлап, кечкенә генә бүләкләр дә өләшкән.

Шулай ук Мөнирнең "Биибез, җырлыйбыз!" дигән яңа альбомы дөнья күрде. Кыскасы, аның тормышында бик күп үзгәрешләр бар. Болар турында сез "Әлмәт таңнары" газетасының алдагы саннарында укый алачаксыз. "аlmet-rt.ru" сайтын да карап барырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса