Якташыбыз Камил Ибәтуллин истәлегенә йөзү буенча мемориал
Яшь спортчылар да, ветераннар да катнаша торган бу абруйлы ярыш 12 нче тапкыр үткәрелә. "Татнефть" компаниясенең Инженерлык үзәге җитәкчесе булып эшләгән, арабыздан яшьли киткән Камил Ибәтуллин исемендәге йөзү ярышлары нефть компаниясе ярдәме белән 2003 елдан бирле үткәрелеп килә. 6 апрельдә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән, Ютазыдан 170...
Яшь спортчылар да, ветераннар да катнаша торган бу абруйлы ярыш 12 нче тапкыр үткәрелә. "Татнефть" компаниясенең Инженерлык үзәге җитәкчесе булып эшләгән, арабыздан яшьли киткән Камил Ибәтуллин исемендәге йөзү ярышлары нефть компаниясе ярдәме белән 2003 елдан бирле үткәрелеп килә.
6 апрельдә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән, Ютазыдан 170 спортчы төрле дистанцияләрдә, төрле стиль белән иң яхшы йөзүче титулы өчен көрәште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа