Әлмәт таңнары

Якташ кызыбыз армиягә хезмәт итәргә китә [+ВИДЕО]

Озакламый Татарстаннан армиягә гадәти булмаган призывникны озатачаклар.

Ул яше җитү буенча хезмәт итеп тормаячак, ә беренче көннән үк аның белән контракт төзеләчәк. Чөнки армиягә алынучы - кыз. Түбән Кама технологик көллиятендә белем алучы Инга Шуйская карап торышка башкалар кебек гади студент. Әмма аның шөгыльләре яшьтәшләренекеннән аерылып тора. Автоматка битараф кала алмаган Инга, аны күрү белән сүтеп җыярга омтыла. Ул хатын-кызлар яратып карый торган сериалларны үз итми, аның күңеленә хәрби тормышны чагылдыручы тапшырулар хуш килә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: