Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ялгыз аналар өчен пособие булдырырга тәкъдим ителде

Россиядә балаларын ялгыз гына тәрбияләүче ата-аналар өчен вакытлыча өстәмә пособие кертергә тәкъдим иттеләр.

Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасына һәм Россия Хөкүмәтенә «Илкүләм ата-аналар комитеты» оешмасы җибәргән. Бу хакта RT хәбәр итә.

Әлеге инициативада гаилә әгъзасына ике яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә айлык компенсация тәкъдим ителә. Пособие ел ахырына кадәр түләнәчәк.

Ялгыз ата-аналар балалар өчен пособие алуга да карамастан, коронавирус пандемиясе чорында яклаусыз социаль төркем булып кала диде «Илкүләм ата-аналар комитеты» оешмасы җитәкчесе Ирина Волынец. Шул ук вакытта элекке ташламаларны да тулысынча сакларга кирәклеген әйтте. 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса