Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ябыгырга теләү әлмәтлене суд экәмиясенә китергән

Шәһәр судында куркыныч дару препаратын үзе кулланган һәм башкалар арасында тараткан хатын-кызга карата җинаять эше карала. Эш шунда, әлеге дару препараты составында Россия территориясендә тыелган сибутрамин бар. Ул тую хисен көчәйтә, анорексия китереп чыгара. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче ике ел элек Интернет аша ябыгу өчен препарат кайтарта. Нәтиҗәсе озак...

Шәһәр судында куркыныч дару препаратын үзе кулланган һәм башкалар арасында тараткан хатын-кызга карата җинаять эше карала.

Эш шунда, әлеге дару препараты составында Россия территориясендә тыелган сибутрамин бар. Ул тую хисен көчәйтә, анорексия китереп чыгара.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче ике ел элек Интернет аша ябыгу өчен препарат кайтарта. Нәтиҗәсе озак көттерми - ул тиз арада ябыга. Хатынының ябыгуын ире дә күрми калмый. Алар икесе дә дару составында табигый компонентлар гына булуына ышаналар.

Даруның файдасын күргән ханым ВКонтакте социаль челтәрендә бу турыда язып чыга. Чувашиядән һәм Владивостоктан даруны сатып алырга теләүчеләр табыла. Ул аларга почта аша посылка җибәрә. Әмма товар адресатларына барып җитми. Шуннан соң ханымның Интернеттагы сәхифәсе белән наркоконтроль хезмәткәрләре кызыксына. Ялган сатып алучы җибәреп, аны тоткарлыйлар.

Судта ул үзен якларлык тулы күрсәтмәләр бирми. Аның гаебе расланса, ханымны 120 мең сумга кадәр штраф, яки биш елга кадәр мәҗбүри эшләр, я булмаса сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса