Әлмәт таңнары

Яңа туган сабыен үтерүчегә 2,5 ел биргәннәр

Казанда 24 яшьлек Римма Сайкунга карата хөкем карары чыгарылды.

Реклама

2014 елның 19 августында ул кунакханәдә кыз бала тапкан. Һәм нарасыеның муенына су тутырылган пластик шешә белән суккан, аннары полиэтилен пакетка салып 7 нче каттан тәрәзәдән аткан. Бала тән җәрәхәтләреннән үлгән. Римма Сайкун үз гаебен тулысынча таныган. Судта хатын-кыз җинаять сәбәбен баланы үзе генә тәрбиялисе килмәү белән аңлаткан. Суд аны 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: