Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа китапны тәкъдир итү кичәсе булды

Саҗидә Сөләймәнова исемендәге үзәк китапханәдә Зәрия Хәбипованың "Идегәй" дастаны дәрьясында" исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсе булды.


Казан университетының механика-математика факультетын тәмамлап, "Татнефть" тә программист булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган Зәрия ханым әдәбият тарихында зур урын тоткан дастан турында фәнни хезмәт язарга алынган. Китап "Казан утлары" журналында басылган язмаларны эченә ала.

Очрашуга килгән Әлмәт муниципаль хезмәт институты студентлары китап авторы сөйләгәннәрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичәгә шулай ук укытучылар, журналистлар чакырылган иде. Фикер алышуда Булат Заһиров, Әзһәр Зәйни, Дамир Таҗи, Ирек Бәдретдинов, Абрек Шәйдуллин, Альфред Зәйнуллин, Шәһит Таипов катнаштылар.

Ш. Таипов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса