Әлмәт таңнары

Яңа Елховой ятмалары – игътибар үзәгендә

29 майда калабызда "ТатНИПИнефть" институты гыйльми советының киңәйтелгән утырышы булып узды.

Реклама

Ул ике өлештән торды. Башта галимнәр, геологлар, "Татнефть"ААҖ, аның структур бүлекчәләре җитәкчелеге компаниядә нефть ятмалары эшкәртүнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен геология-гидродинамика модельльләштерү турындагы мәсьәләне тикшерделәр. Аннан соң алар "Солнечный" сәламәтләндерү лагере базасында "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең 50 еллыгына багышлап "Яңа Елховой нефть ятмаларын эшкәртүнең үткәне, бүгенгесе һәм перспективалары" темасына оештырылган геология , проектлаштыру һәм эшкәртү өлкәсендәге яңа техника һәм технологияләр буенча фәнни-техник киңәшмәгә җыелдылар.

Көн кадагына нәкь менә Яңа Елховой нефть ятмалары турындагы сөйләшү куелу тикмәгә түгел иде. Агымдагы елда ул ташламалы шартларда булган салым салулар разрядындагы ятмалар арасына кертелгән. "Елховнефть" идарәсе начальнигы урынбасары, баш геолог И.З.Чупикова ташламалардан күптән түгел генә файдалана башлаганлыктан, әлегә процентның зур булмавын искәртте, әмма вакыт узу белән салым ставкасы кимиячәк һәм нәтиҗәдә моннан "Татнефть" саллы гына табыш ала башлаячак.

Яңа Елховой ятмалары 50 нче елларда ачылган. Беренче 81/3 санлы скважина борауланып, аннан нефть агымы күренгәч, башта моны Ромашкино нефть ятмаларының дәвамы дип уйлыйлар. Ә инде 1955 елда Яңа Елховой авылы янында 29 нчы скважинаны бораулагач, аның яңа ятма икәнлегенә шик калмый. "Әлеге ятмалар Татарстан Республикасында запаслар буенча икенче булып исәпләнә. Яңа Елховой ятмалары ачылу нәтиҗәсендә "Елховнефть" НПУ төзелә. 70 нче елларда ул НПУдан нефть һәм газ чыгару идарәсе итеп үзгәртелә. Биредә 5 меңгә якын скважина борауланды, ятмадан тулаем чыгарылган нефть миллион тонна тәшкил итә.

Бүген Яңа Елховой нефть ятмасында зур күләмле эшләр бара, бораулау дәвам итә. Яңа Елховой -Федотовка мәйданчыклары тоташкан урында яңа катламнар табыла. Бездә Баллаевское биеклеге ачылды. Анда кырыктан артык скважина борауланды. Биредә эшкәртүнең дүртенче стадиясе булуга, ятмаларның өйрәнелүенә дә карамастан, бик яхшы дебит алдык", - диде журналистларга биргән әңгәмәсендә идарәнең баш геологы. Әлеге биеклекне бүген дә өйрәнү, анда бораулау эшләре алып бару дәвам итә.. Биредә җиңсә рәвешендәге ятма ачылган. Бу геологик эшкәртү өлкәсендә яңалык. И.З.Чупикова әйтүенчә, нәкъ менә шул сәбәпле скважиналарны бораулау өчен проектлауга алым үзгәргән. "Модельләр, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, бораулау өлкәсендә яңа технологияләр кулланабыз, горизонталь скважина күп санда бораулана. Мин Яңа Елховой ятмалары әле озак эшкәртеләчәк дип уйлыйм", - диде ул азактан.

Кунакларны төрле эчтәлектәге стендлар каршы алды. "Елховнефть" идарәсе әзерләгән стендлар янындагы докладларда Яңа Елховой ятмалары, аларны эшкәртү ысуллары һәм башкалар турындагы мәгълүматлар да яңгырады. "ТМС-Групп" ҖЧҖ УК, "Татнефть-Ремсервис" ҖЧҖ УК, "Татбурнефть" ҖЧҖ УК,"Алойл-Сервис" НПТ ҖЧҖләрнең стендлары да игътибарны җәлеп итте.

Фәнни-техник киңәшмә "Татнефть ААҖ генераль директоры урынбасары - компаниянең баш геологы Р.С.Хисамов чыгышы белән башланып китте. Ул геологик өйрәнүләртнең инновацион технологияләре һәм нефть ятмаларын соңгы стадиядә эшкәртү турында сүз алып барып, бүген компаниядә 47 нефть ятмасы исәпләнүен, аларда 869,5 миллион тонна нефть запасы булуы фаразлануын җиткерде. Чыгыштан үтә үзле нефть категориясенең арта баруы да искәртелде. Рәис Салихович хөкүмәтнең авыр чыгарыла торган запаслар уңаеннан карар кабул итүен, әлегә бирегә 4 категория запасның кертелүен җиткерде, бу өлкәдәге яңалыклар белән таныштырды. Шулай ук запасларны арттыру буенча эш алып барылуы, скважиналар фонды хакында да мәгълүматлар яңгырады.

Мәскәүдән килгән кунак - "ВНИГНИ" ФГУП директоры урынбасары, УВС буенча ЦКР Роснедр рәисе урынбасары В.В.Шелепов УВС ятмаларын эшкәртү торышы һәм проектлауны камилләштерү буенча чаралар турында сөйләде. Аның әйтүенчә, узган ел барлыгы 710 проект каралган, шуның 15 е татарстанлыларныкы. Докладта нефть запасы буенча фаразлар һәм залда утыручылар өчен башка файдалы белешмәләр китерелде.

Яңа Елховой ятмаларын эшкәртү тарихы, биредәге нефть запасларын эшкәртүнең технологик һәм икътисади нәтиҗәлелеге, перспективалары, геология-геофизика өйрәнүләре торышы һәм ятманы эшкәртү буенча проект карарларын оптимальләштерү өчен сейсморазведка үсеше темаларына багышланган чыгышлар да кызыксыну уятты. "НПКР" ҖЧҖ баш инженеры В.П.Розум скважина продукциясенең сулылыгын комплекслы электрофизика алымы белән ачыклау буенча уздырылган технология нәтиҗәләрен бәян итте. Ул "Елховнефть" идарәсендә күчмә приборлар ярдәмендә үткәрелгән контроль нәтиҗәләреннән әлегә канәгать булуын белдерде. Әйтергә кирәк, чыгыш ясаучылар күп булды. Аларның һәрберсе мөһим мәсьәләләр күтәрде.

Р.С.Хисамов киңәшмәгә йомгак ясап, чыгышларга үз фикерен җиткерде, аларда күтәрелгән сорауларга ачыклык кертте һәм бүгенге сөйләшүнең нефть ятмаларын эшкәртүдә уңай чагылыш табачагына ышанычын белдерде.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: