Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елдан кызыл диплом төсен югалта

Киләсе елның 1 январеннән Россиянең югары уку йортларын тәмамлаучыларга яңа төр дипломнар бирелә башлаячак.

Бакалаврлар һәм магистрларга каты тышлы шактый матур күренгән документ урынына ике битле гади кәгазъ биреләчәк.

Югары белем турындагы документка үзгәрешләр кертү карары РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. Өч өлештән каты тышлык, титул бите, билгеләр куелган кушымтадан торган хәзерге диплом тулаем үзгәрә. Аның каты тышлыгы булмаячак. Ә менә бишлегә генә укучылар кулларына кызыл төстәге документ алудан колак кагачак. Ул титул бите һәм билгеләр күрсәтелгән зәңгәрсу төстәге кушымтадан торачак. Дипломнарның ялганмы -юкмы икәнлеген тану эксклюзив "РФ" хәрефләре аша билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250