Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел шәһәрчеге быел соңгы тапкыр төзелә

Әлмәт Яңа елга әзерләнә башлады. Башка еллардан аермалы буларак, быел шәһәрне бизәүдә яңа элементлар да кертеләчәк. Шәһәр советының сишәмбе көнне узган утырышында алар хуплау тапты. tc "Әлмәт Яңа елга әзерләнә башлады. Башка еллардан аермалы буларак, быел шәһәрне бизәүдә яңа элементлар да кертеләчәк. Шәһәр советының сишәмбе көнне узган утырышында алар хуплау...

Үзәк чыршы үз урынында кала. Ул, һәрвакыттагыча, Нефтьчеләр мәйданында урнаштырыла. Шәһәр һәм районның баш рәссамы Рафаэль Курамшин билгеләп үткәнчә, быел Яңа ел шәһәрчеге комплексын төзү тә- мамлана. Киләсе елдан шәһәрчек башка төрле формалаштырылачак. Үзгә- решләр урамнарга да килеп җитәчәк һәм бу эш этаплап алып барылачак. Мәсәлән, агымдагы елда ук Гагарин урамында баганаларга пәрдә рәвешендә ясалган яктырткычлар пәйда булачак. Чехов урамын исә кыска тәрәзә челтәре кебек җемелдәгән утлар бизи. Шулай ук башка урам баганаларына да төрле формадагы як- тырткычлар кую күздә тотыла. "Аларны Яңа елда гына түгел, Җиңү көнендә һәм башка бәйрәмнәрдә дә кабызырга мөмкин булачак", - диде баш рәссам.

Утырышта башка сораулар да тикшерелде. Арада моңа кадәр эшләп бетерергә кушып кичектерелгәннәре дә бар иде. 8 Март урамындагы иске ике катлы йорт урынына сафка бастырыласы 9 катлы йорт төзелеше бу юлы да сораулар тудырды. Матур фасадлы, пандуслар да ясалган проектта машина кую урыннары онытылган. Оны- тылган дию бәлки дөрес тә булмас, проектлаучылар әйтүенчә, 12 машиналык кына урын бар. Шәһәр төзе- леше советы әгъзасы, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев искәртүенчә, йортта 40 фатир икән, димәк, 60 машинага исәпләнгән урын ясарга кирәк. Район башлыгы Мәҗит Салихов машина кую урыннары, балалар мәйдан- чыклары булмаган йорт проектларының киләчәктә дә кире кагылачагын әйтте.

"Алсу" микрорайонында төзеләчәк дүртенче торак йортны проектлаучыларга да эшләренә үзгәрешләр кер- тергә туры килмәгәе. Чөнки әлеге проектка ризалык бирер алдыннан моңа кадәр биредә төзелгән йортларда яшәүчеләрнең фикерен өйрәнергә кирәклеге җиткерелде (киләчәктә бу даими булачак). Нинди проблемалар, җитешсезлекләр бар, ишегалларының нинди булуын телиләр - сораштыру нәтиҗәләре проектта чагылырга ти- еш.

Утырышта шатлыклы хәбәр дә ишеттек. Ниһаять, "Дуслык" микрорайонында да 260 урынга балалар бакчасы төзеләчәк. Проект 5-6 вариантта тәкъдим ителде. Киләсе тикшерүгә булачак балалар бакчасы бинасының тәкъдимнәрне искә алып эшләнгән өч вариантын гына куярга киңәш ителде.

Түбән Мактамада элеккеге кирпеч заводы территориясендә тиздән автосалон төзеләчәк. Биредә машина- ларга техник хезмәт күрсәтү дә план- лаштырыла.

Әлмәттә транспорт чараларына мондый хезмәт күрсәтү үзәкләренең аз булуы искә алынып, проект бертавыштан хуп- ланды. Шулай ук СУ-2 территориясендә кафе төзергә теләү- чегә дә, проекты берничә утырышта каралып, төзәтмәләр кертелгәннән соң, ниһаять, рөхсәт бирелде.

Газета укучылар бәлки хә-терлидер дә, шәһәр төзелеше утырышларының берсендә Италия компаниясе Сабантуй мәй- даны территориясендәге калкулыкта "Италия замогы - Болгар- лар" комплексы төзергә тәкъ-дим белдереп чыгыш ясаган иде. Бу юлы да италияле Ан-дреа Винченти торак комплек- сының проектларын күрсәтеп, кызыксындыру уятып сөйләде. Проекттагы вертикаль элемент-лар башняны, стеналар бастионны хәтерләтә. Йорт түбә- ләре яшеллеккә күмелгән. Ә машина кую урыннары җир астында ясалган. Мәгарә кебегрәк торак комплекс безнең як өчен үзенчәлекле, әлбәттә. Шәһәр төзелеше советы әгъзалары да аны тормышка ашыруның зур чыгымнар таләп итүен, нәтиҗәдә бәяләрнең дә буй җитмәслек кыйммәт булачагын ассызыклады. Идеянең һәм проектның иҗадилыгы искәртелеп, италиялеләргә рәхмәт җиткерелде. "Әлмәт миңа ошады. Милли бәйрәм уздыру өчен шундый матур урын сайлавыгыз бик күркәм, торак комплекс төзергә тәкъдим иткән калкулык та искиткеч гүзәл. Әгәр идея тор- мышка ашса, ул иң матур урыннарның берсе булыр иде", - дип рәхмәтен белдерергә ашыкты Андреа Винченти да.

Утырыш азагында тагын бер кат торак һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын тап- шырганда "Уңайлы мохит" та- ләпләре сакланырга тиешлеге, проектта ук тротуарларга тактиль плитәләр һәм пандуслар ясауны планлаштыру зарурлыгы билгеләп үтелде.

Ирина Апачаева Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса