Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“WorldSkills Russia” чемпионатында Әлмәт егетенә җиңү насыйп булмады

Казанда "WorldSkills Russia" эшче һөнәрләрнең II илкүләм чемпионаты төгәлләнде. Чемпионат нәтиҗәсе буенча, Татарстан җыелма командасы 1 нче урынны яулады.

2 нче урында - Мәскәү командасы, 3 нчедә - Свердловск өлкәсе.

16 майда старт алган "WorldSkills Russia" чемпионатында Россиянең 39 төбәгеннән һәм Финляндия белән Көньяк Осетиядән якынча 450 яшь белгеч катнашты. Аларның осталыкларын 487 эксперт бәяләде. 15 мең кв.м артык мәйданчыкта конкурсантлар 35 компетенциядә ярышты. Моннан тыш, ТР һәм "WorldSkills Russia" тамашчыларга һәм экспертларга 4 презентацион компетенция: нефть бораулау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе, эшмәкәр һәм пешекчене тәкъдим итте.

Әлеге чарада Әлмәттән политехника техникумын тәмамлап нефтьчеләрнең бер сервис компаниясендә эшләүче Алексей Иванов та катнашкан иде. Әмма ул җиңүгә ирешә алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса