Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз өйләнү-өйләнмәве турында әйтте

Яраткан җырчыбыз Вәсилә Фәттахованың вафатыннан соң 2 ел узып та киткән. Җырчы 2016 елның 26 январендә икенче сабыен тапканнан соң өзлегүдән вафат булган иде. Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов социаль челтәрдә хатынының җырларын еш урнаштыра.

– Вәсиләне уйламаган бер генә минутым да юк, – дигән Илгиз әфәнде Акчарлак басмасына. – Кәрим әнисенең башка кайтмаячагын белә, аңлый. Ә кызыбыз Камилә әнисен белми инде. Аңа 1 атна булганда Вәсилә үлеп китте бит. Улым әнисенә охшаган. Бервакыт әбисенә: “Нәнәй, әнием озак яши алмады. Карт әтәй белән сез яшәгез инде. Сезнең озак яшәвегезне телим”, – дип әйтеп куйды. Балаларга ана назы, ана җылысы җитми. Еллар узган саен миңа авыррак. Шулай да өйләнергә уйламыйм, - дигән ул.

 

 

 

 

​​​​​​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса