Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Воронежда бер эшмәкәр коллар тоткан

Воронеж өлкәсендә яшәүче бер эшмәкәр үзенең фермасында коллар тоткан.

Ул акчалы эш бирү белән кызыктырып, ирләрне алдап, авылдагы фермасына алып кайта торган булган. Аннары аларны кыйнап эшләткән, авылдан чыгармаган.Качып китәргә уйлаган бер эшчене сакчылар бик нык кыйнаганнар, аңын югалткач, куркып, хастаханәгә илтеп куйганнар. Эшчене реанимациядә дәвалаганнар. Ул медиклар чакырткан полиция хезмәткәрләренә барысын да сөйләгән. Эшмәкәрне кулга алганнар, аның фермасында 19 кол хәлендә яшәгән эшче табылган. Эшмәкәр 4 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса