Волонтерларга яңа эш тәкъдим итәләр
Рөстәм Миңнеханов Универсиада волонтерларына яңа эш тапты.
ТР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Республикабыз Президенты волонтерлык хезмәтеннән файдалануның яңа вариантын тәкъдим итте.
Урамнарда кылына торган җинаятьләрнең 44,7 процент тәшкил итүен ассызыклап, ул җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүне өстенлекле юнәлеш дип атады. Яңа төзелә торган иҗтимагый дружиналарга Универсиада вакытында формалашкан волонтерлар хәрәкәте әгъзаларының да ярдәме зур булачак, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа