Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волонтерлар татарстанлыларга мәгълүмати ярдәм күрсәтә

Конституция волонтерлары Татарстан Республикасы халкына илнең төп документы ничек үзгәрәчәген сөйләячәк.

 Проектны тормышка ашыру планы турында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы утырышында фикер алыштылар.

“Конституция волонтерлары” проекты халыкка Россиянең төп законына кертеләсе үзгәрешләр турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән. Язын республикада башка төбәкләрдәге кебек “Конституция волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый корпусы штабы тарафыннан аңлату эшләре алып барылачак.

Проект кысаларында Татарстанда 30 дан артык мәгълүмат ноктасы булдырылачак. Алар күпфункцияле үзәкләрдә, мәдәният йортлары, сәүдә үзәкләрендә урнаштырылыр дип көтелә. Волонтерларның смена графигы халыкның активлыгына бәйле рәвештә төзеләчәк. Мәсәлән, эре сәүдә үзәкләрендә көненә берничә смена оештырыла. Төп чараларны республиканың сигез каласында: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистайда үткәрергә планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бөтенхалык тавыш бирүләре узачак.

Фото:Салават Камалетдинов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса