Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин әлмәтлегә хат җибәргән

Бүген калабызның тагын бер ветераны кунаклар кабул итте.

Рәхимҗан Мингата улы Вафинга 90 яшь тулды. Авыр елларның ачысын-төчесен күргән, 1943 елда Кара диңгез флотына чакырылган сугыш ветераны бөтен гомерен мәгарифкә багышлый. Сугыштан соң ул башта физкультура укытучысы булып эшли. Чистай педучилищесын, аннан Казан педагогия институтын тәмамлаган педагог 1986 елда Аксубайдан Әлмәткә күченеп килә һәм халык мәгарифе бүлегендә инспектор булып хезмәт куя.
Юбилярны тәбрик итеп, район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова аңа РФ Президентының котлау хатын, район башлыгы бүләген тапшырды. Мәгариф һәм социаль яклау идарәләре дә Рәхимҗан Вафинны зурлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса