Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин 2015 елны йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте

Россиядә 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Бу хакта бүген РФ Президенты Владимир Путинның Кремльдә Федераль Җыенга Еллык юлламасы белән чыгышында билгеле булды.

Илбашы билгеләп узганча, быел сәламәтлек саклауның глобаль рейтингында Россия тәүге тапкыр имин ил дип танылган. "Бездә уртача яшәү дәвамлылыгы хәзерге вакытта 71 яшь тәшкил итә. Якын арада уртача гомер озынлыгын 74 яшькә кадәр арттыруга нигез бар дип саныйм, шулай ук үлем күрсәткечләрен киметүдә сыйфатлы динамикага ирешү өчен мөмкинлекләр бар дип уйлыйм", - диде Путин.

Президент халык үлемендә төп сәбәпләрнең берсе йөрәк-кан тамырлары авырулары булуына ишарәләп, 2015 елны моңа каршы көрәш елы дип игълан итү ниятен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса