Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Изаак: "Аферистлар тозагына ешрак яше 30 дан арткан кешеләр эләгә"

Күп кенә мошенниклык очраклары банк картасы артындагы кодны әйтеп салу нәтиҗәсен килеп чыга.

«Пандемиягә каршы көрәштә бөтен кешене битлек кияргә өйрәттеләр, күпме генә ролик ясасак та, CVV-кодны беркайчан әйтергә ярамый дип халыкны һич күндерә алмыйбыз. Кеше арттагы кодны әйтә дә, акча югала», — диде Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак ТР Министрлар Кабинетында брифингта.

Владимир Изаак  акчалар әллә  берничә банк хисабы  аша узарга мөмкин булуын әйткән.

Аның фикеренчә, аферистлар тозагына ешрак яше 30 дан арткан кешеләр эләгә.

 «Җинаятьчеләр теләсә нинди ысуллар белән эш итә. Интернетта программалар күптөрле, мошенниклар нәкъ банк җибәрә торган смс кебек үк смс җибәрәләр. Банкның куркынычсызлык хезмәтеннән, я менеджер шалтыратып, берничә сорау бирәләр, алар банк картасы турында бөтен мәгълүматны, картаның кире ягында куркынычсызлык кодын теләсә нинди юл белән белергә тырышалар. Гражданнар я пин-код белән бутыйлар, я ышаналар да әйтәләр», — дигән Владимир Изаак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса