Җәмгыять

Видеоконференциядә мәгариф оешмаларын яңа 2014-2015 уку елына әзерләү турында сөйләштеләр

Казанда видеоконференция рәвешендә ТР премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов рәислегендә үткән киңәшмәдә мәгариф оешмаларын яңа 2014-2015 уку елына әзерләү турында сүз барды.


Видеоконференциядә мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, балалар бакчалары төзү, конкурсларда катнашу, дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләләре, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" һәм "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акцияләренең барышы каралды.

2014 елда Татарстанда 159 гомуми белем мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелә, бу көнгә эшләр 80%ка башкарылган. Әмма башкарылмаган эшләр күләме зур булган учреждениеләр дә бар әле. Энгель Фәттахов җаваплы затлар алдына эш темпларын тизләтергә һәм учреждениеләрдә капиталь ремонт, төзү эшләрен сыйфатлы итеп вакытында төгәлләү бурычын куйды.

Реклама

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Видеоконференциядә мәгариф оешмаларын яңа 2014-2015 уку елына әзерләү турында сөйләштеләр
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять