Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ВИЧ инфекциясе турында нәрсә белергә кирәк?

1 декабрь Бөтендөньяда СПИДка каршы көрәш көне. Татарстанда ВИЧ инфекцияле, СПИД белән авыручылар саны Россия белән чагыштырганда 1,9 тапкырга азрак булса да, бу проблема көн кадагында тора. ВИЧка тест тапшыру, тикшеренеп тору һәр кеше өчен мөһим.

– Бүген вируслы инфекция ияртү куркынычы һәркайда да бар. Әле күптән түгел генә бер кыз безнең үзәктә анализ нәтиҗәләрен алгач, барысы да яхшы булуына сөенеп, хезмәткәрләребезгә рәхмәт әйтергә тотынды. Баксаң, маникюр ясатканда инструментлар аша йогышлы авыру иярмәдеме икән дип борчылган икән, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар һәм СПИД белән көрәш һәм профилактика буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин.

ВИЧ йоктыручыларның күбесе 30-50 яшьтәге эшкә сәләтле кешеләр, араларында хатын-кызлар күбрәк. Халык арасында аңлату эшләре алып бару нәтиҗәле, дип саный Нияз Галиуллин. Әйтик, уку йортларында, оешмаларда СПИДның, ВИЧ инфекциянең зыяны турында лекцияләр укыганнан соң ВИЧка тест узарга теләүчеләр саны бермә-бер арта икән. Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар һәм СПИД белән көрәш һәм профилактика буенча республика үзәге “Россия күләмендәге “Иң яхшы СПИД үзәге” бәйгесендә “Һәркемгә кагыла” номинациясендә нәкъ менә халыкка аңлату эшләре алып бару нәтиҗәләренә карап беренче урынны алган. Шулай да барыбер мәгълүмат җитәрлек дәрәҗәдә түгел, дип саный белгечләр. Бүген йогышлы авырулар хакындагы мәгълүмат белән халыкның 81 проценты гына таныш.

 

Быелның 1 декабренә алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда ВИЧ инфекцияле 22 мең 191 кеше санала. Барлыгы 145 балада ВИЧ ачыкланган.Ел саен дөньяда 3 миллон кеше дә ВИЧ инфекциясе ачыклана. Авырудан һәр ел 2,5 миллион кеше вафат була. 

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса