Ветераннарга бал бүләк ителәчәк
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан ветераннарына биреләчәк азык-төлек җыелмаларында бал да булуы ихтимал.
Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләренә күпме баллары барлыгын хәбәр итү зарурлыгы турында хатлар таратылган. Соңгы вакытларда Татарстан умартачылары балларын сата алмый башлаган. Шунлыктан товар җитештерүчеләр аны нинди хакка сатарга да риза икән. Умартачылык идарәсенә районнардан җаваплар алынганнан соң ветераннарга 9 Майга күпме бал бирәчәкләре тәгаен билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа