Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветераннар бильярд уйнады

"Татнефть" ААҖ спорт комплексында Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары арасында бильярд буенча турнир уздырылды.

Бильярд "Өченче яшь" спартакиадасы программасына кертелгән. Турнир баш судья, "Әлмәтнефть" идарәсенең спорт-сәламәтләндерү цехы баш тренеры Равил Писаренко чыгышы белән башланды. Ярышларга старт бирелгәнче йөзү ярышында җиңүчеләр бүләкләнде. Беренче урынны "Татнефтегазпереработка" өлкәннәренә бирелде. "Әлмәтнефть" һәм УК "Система-Сервис" йөзүчеләре икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
Бильярд өстәле артына 60 кеше басты. Аларның сигезе 80 һәм аннан зуррак яшьтәгеләр иде. Өлкәннәр кулында бильярд таягы бик оста йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса