Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вертолет һәлакәткә очрады

Җомга көнне Ямаши авылы янында Бөгелмәдән Казанга очучы вертолет егылып төшә.

Әлмәт гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы В.А.Грезнев әйтүенчә, вертолетта пассажирлар булмаган. 51 яшьлек очучы һәлак булган. Авылдагы корылмаларга зыян килмәгән. "Ак Барс Аэро" авиакомпаниясе файдаланган вертолет "Татнефть" ААҖгә хезмәт күрсәткән. Әлеге вакыйганың сәбәпләрен ачыклау буенча эш алып барыла.

Фото: http://www.business-gazeta.ru/article/57408/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса