Реклама
Бу фикерне Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында КФУ ректоры киңәшчесе Юрий Алаев белдергән.
"Telegram-каналның үзенчәлекле ягы, Facebook яки "ВК"дан аермалы буларак, аларга каршы килеп булмый. Анда лаеклы мәгълүматлар да бар, бу аларның 10% алып тора. Әмма Telegram-каналлар - журналистика түгел", - дип билгеләп үтте Алаев.
Ул мондый аноним каналларның форматы акрынлап тар тармаклы классик басмаларны алмаштыра, дип өстәде. Шуның аркасында аларның җәмгыятьтә теге яки бу карарлар кабул итүгә йогынты ясау сәләте арта.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз