Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Велосипедчыга – аерым сукмак

Әлмәт елдан-ел төзекләнә бара. Алып барылган капиталь ремонтлар, реконструкцияләр - моның ачык мисалы. Калабызда юллар торышына да зур игътибар бирелә Узган җомга көнне район башлыгы Мәҗит Салихов урамнарда алып барылган эшне карап йөрде.

Быел җиде урам юлларына капиталь ремонт уздыруга җирле бюджеттан 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Болар - Володарский, Волжская, Рыжиков, Жуковский, Мичурин, Зәй урамнарындагы һәм Тургенев тыкрыгындагы юллар. Җирле бюджет хисабына ремонтланучы юлларны "ГУАД" МУП тәртипкә китерә.

Район башлыгының иң беренче тукталышы Жуковский урамында булды. Биредәге юлларга асфаль җәю эше тәмамланган. Шулай ук кайбер урыннарда бордюрлар алыштырылган. Янәшәдәге Песочная урамы юлларына да асфальт җәеләчәк. Бу эшкә акчаны "Татнефть" ААҖ бүлеп бирә. "Хәтер" җәмгыяте әлеге территориядә урнашкан машиналар кую урынын әйләндереп алган коймаларын тулысынча алыштырачак.

Хәбәр иткәнебезчә, шәһәр төзелеше советының бер утырышында төзүчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәлне реконструкцияләү турында сүз булган иде һәм моны һәркем хуплады. Һәйкәл Төзүчеләр көненә ачылырга тиеш. Мәҗит Салихов мондагы эшләр белән дә танышты. Эш һәйкәлгә үк барып җитмәгән булса да, әлегә борчылырга урын юк диделәр җаваплы кешеләр. Ә менә территорияне төзекләндерү тәмамланган, хәтта агачлар утыртылган. Һәйкәлдәге "Әлмәт төзүчеләренә дан!" язуы да үзгәртеләчәк. Бу уңайдан шәһәрдә яшәүчеләр дә үзләренең тәкъдимнәрен реклама һәм мәгълүмат идарәсенә җиткерә ала. Һәйкәлнең проект бәясе 1200 мең тәшкил итә. Шунысын да искәртәсе килә, реконструкция төзелеш оешмалары оештырган фонд акчасына төзелә. Мәҗит Салихов фондка беренче булып 20 мең сум күләмендә үз акчасын керткән.

Өченче тукталыш Иске Әлмәттә ясалды. Биредә "Татнефтедор" ҖЧҖнең автоюллар идарәсе эшли. Белгәнебезчә, язгы ташу вакытында Аграрная, Комсомол, Нахимов урамнарын да су басты. "Татнефть" ААҖ әлеге урам юлларын ремонтлауга 5618 мең сум акчадан өлеш чыгарган. Эшләрне тәмамланган дисәң дә була. Биредәге юлларны ремонтлау су басуларга кадәр планлаштырылган булган. Юл кырыйларын гына ныгытасы калган. Башта ремонт бәясе бераз кимрәк исәпләнгән. Юл "киемен" тулысынча алыштырырга туры килгәнлектән, ремонт бәясе 600 мең сумга арта төшкән.

Володарский һәм Волжская урамнарына да асфальт җәелгән инде. Зәй урамы да яңа асфальт өслекле булачак. Ә менә Рыжиков, Мичурин урамнарына, Тургенев тыкрыгына вак таш җәю планлаштырыла.

Промышленная урамындагы 2, 4 һәм 6 нчы йортлар янындагы Нариманка инеше ярлары бүген чын мәгънәсендәге кече шарлавыклы буаларга әйләнеп килә. Экология департаменты биредә искиткеч зур эш башкарган: инешнең төбен чистарткан, яр кырыйларына вак таш җәйгән һәм башкалар. Монда 550 метр озынлыгында велосипед юлы төзү дә планлаштырыла. Экология департаменты директоры Альберт Маликов әлеге эшләрнең смета бәясе 1400 мең сум тәшкил итүен һәм аның департамент хисабына башкарылуын җиткерде. Инеш яшәүчеләрнең үтенече буенча матурланган. Үтенеч канәгатьләндерелгән, хәзер кешеләрнең үзләренә аны чиста итеп, шушы матурлыкта тотусорала.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250