Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Велосипед & троллейбус: Әлмәт буенча ничек хәрәкәт итәргә?

Соңгы арада әлмәтлеләрдән җәмәгать транспортының начар йөрүе турында зарлар ишетергә туры килә. Редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

Ерак барасы түгел, үз хезмәткәрләребезгә дә эшкә килү-кайту бик җайлы түгел, автобусларның йөрмәве, троллейбусларның көттереп килүе аяк чала. Бу хәлләрдән кем ничек булдыра шулай чыгу юлын таба: берәүләр машиналы тормыш иптәшләрен эшкә җигә, икенчеләр җәяү йөрүгә күчте, кайберәүләр велосипедка ук күчеп утырды. Ярый әле шәһәрдә соңгысы өчен уңайлыклар тудырылган, аның буенча зарланучылар юк ичмасам. Ә шулай да көтелмәгән шартларда кала буенча хәрәкәт итү проблемасы ярылып ята. Хакимият аны иртәме-соңмы хәл итәр, билгеле. Әмма бүген җәмәгать транспортын ни белән алыштырырга? Шәһәрдә хәрәкәт итүне җиңеләйтүче транспорт чараларын коллегалар белән дә барлап утырдык. Килешерсезме-юкмы, иң кулае – велосипед дигән фикергә килдек. Әлбәттә, үз машинаң булмаган очракта. Ике тәгәрмәчтә кыска юл аша йөрергә була, бензин-фәлән кирәкми, ишегалдында транспортка урын калырмы-юкмы дип борчыласы юк. Минуслары да бар, беренчесе – велосипедка күчеп утырырга һәркемнең дә сәламәтлеге рөхсәт итми, тирләп-пешеп эшкә барып керү уңайсыз. Калган кимчелекләрен «гафу итәргә» дә булыр иде. Башкалар фикерен дә белергә теләп, социаль челтәрләрдәге газета аккаунтларында сораштырулар да уздырып карадык.

«Миңа велосипед кулай түгел. 5 ле автобус йөргәндә бик рәхәт иде. Хәзер бөтен маршрутлар троллейбусларга калды. Бик сирәк йөриләр, тукталышларда кеше күп җыела, шунысы уңайсыз», - дип яза Гөлфия.

«70 яшьлек пассажирлар да бар. Алар велосипедка ничек утыра алсын? Берничә бала белән хастаханәгә баручы әниләр бар. Яшьләр бәлки ике тәгәрмәчледә йөри дә алыр», - ди Филүзә.

«Таксилар да дефицитка әйләнгән, бәяләре дә арткан», - дип өстәп куйган Ирина.

«Минемчә, велосипед куллану безнең шәһәрдә мәңге йөрмәс автобус һәм троллейбусларны алыштырыр өчен бик кулай. Ишек яныннан ук утырып китәсең иртән эшкә, зарядка урынына да шәп! Спорт, физкультура, фитнес... Транспорттагы кебек йөз дә бер кеше ишек янына басар өчен сине этеп-төртеп йөрми, шунысы да рәхәт», - дип яза Саша.

Болар фикерләрнең берничәсе генә. Сораштыру нәтиҗәләре болайрак: 37 % велосипедны сайлаган, 67 % ы троллейбуска өстенлек биргән. «На вкус и цвет товарища нет», дигәндәй, һәркем үзенә кулаен сайлый. Без исә зур да түгел, кечкенә дә түгел, әмма безнең карамакка актуаль проект уздырырга булдык. Аның кысаларында белгечләр, җитәкчеләр белән әңгәмәләр, шәһәр буенча экспериментлар уздыру да каралган. Сездән дә кайтаваз көтәбез.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса