Җәмгыять

Ведомствоара антитеррористик комиссия утырышы узды

Район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә район ведомствоара антитеррористик комиссиясенең чираттагы утырышы булды.


Утырышны ачып, район башлыгы Рамазан аенда мәчеткә йөрүчеләр саны елдан ел артуын, шунлыктан әлмәтлеләрнең иҗтимагый иминлеген тәэмин итү, Ураза бәйрәме үткәргәндә экстремистик күренешләргә юл куймау зарурлыгын әйтеп үтте.

Полиция бүлеге башлыгы Дамир Гарипов һәм ФСБ бүлеге җитәкчесе Владимир Зимин шәһәрдәге һәм райондагы оператив обстановка торышы турында хәбәр иттеләр, Рамазан аенда кешеләр җыела торган урыннарның антитеррористик сакланышы, балаларның дини лагерьларында тәрбия эшен контроль белән тәэмин итү турында сөйләштеләр.

"Әлмәт-Водоканал" ААҖ генераль директоры су белән тәэмин итү объектларын террор актларыннан саклау чаралары белән тәфсилләп таныштырды.

Ахырдан комиссия тиешле карар кабул итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ведомствоара антитеррористик комиссия утырышы узды
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять