Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватан дип типсен йөрәкләр

22 май көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне булып узды. Тантаналы чара егетләргә бер ел дәвамында җитәрлек көч-куәт бирде, кыю булырга өндәде. Анда студентлар, аларның әти-әниләре, укытучылар чакырулы иде.

Илебезнең төрле төбәкләрендә армия хезмәте узучы Әлмәт егетләре турында хәрби частьләрдән бары тик мактау сүзләре генә килә. Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Р.Шәйхәттаров һәм институт ректоры И.Салахов булачак солдатларга да лаеклы хезмәт итәргә һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Хәрби хезмәттә булып кайткан АГИМСның чыгарылыш студентлары да егетләргә үзләренең киңәшләрен җиткерде, кайбер сорауларга ачыклык кертте. Булачак Ватан сакчылары үз чиратларында хезмәт юлын лаеклы узып, исән-имин туган йортларына аяк басачакларына ышандырдылар.

Институтта белем алучы егет-кызлар башкаруындагы хәрби һәм патриотик җыр-биюләр егетләргә күтәренке рух өстәде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250