Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Васильево бистәсендә 4 яшьлек бала чак кына исән калган

Язның беренче көнендә Васильево бистәсендә ике хуҗага исәпләнгән йортның бер яртысында янгын чыга.

Анда өлкән яшьтәге ханым, 4 яшьлек баласы белән аның кызы яши торган була.

Бу көнне сабыйның әнисе баланы әбисе белән калдырып эшкә китә. Әби кеше инсульт кичергәнлектән бик авыр хәрәкәтләнә. Шунлыктан ул күрше бүлмәдә малайның зажигалка белән уйнаганын күрми дә. Ут диванга һәм тиз арада башка әйберләргә үрмәли. Бала куркуыннан әбисе янына йөгереп чыга. Алар янган йорттан көчкә генә чыгып котылалар. Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорт эчендәге әйберләр, стеналар, түшәм янып бетә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса