Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Валентина Сенкичева күршеләрен тәртипкә утырткан

Ни генә дисәк тә, Әлмәтебез матур инде, җәмәгать. Бигрәк тә язын-көзен, агачлар, үсемлекләр чәчәк аткан чорда сокланып йөрисең. Бу матурлык артында гади кешеләрнең дә зур хезмәте ята.

Аларны беркем дә мәҗбүр итмәгән. Үзләре ел саен йорт каршына чәчәкләр утыртып, үсемлекләрне карап үстереп, тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшәләр һәм хәтта тәртипкә дә өйрәтәләр әле.

 

Аллы-гөлле төсләргә күмелеп, шау чәчәктә утырган ишегалды-балконнарга кем генә игътибар итми икән. Төзүчеләр проспектындагы 8 нче йорт яныннан узганда ирексездән туктап каласың. Беренче катта яшәүче берәүнең балконыннан аллы-гөлле төстәге чәчәкләр һәркемне әнә шулай сәламләп каршы ала, озата. Ничек инде хозурланмыйсың ди! Бу күренешкә сокланучы узгынчылар дустым белән мин генә булып чыкмадык.

Кешеләргә матурлык өләшүченең кемлеген беләсе килеп, ишек кыңгыравына бастым. Ул 63 яшьлек Валентина Сенкичева булып чыкты. Гөлләр үстерү белән бик күптәннән мавыга икән. Район башкарма комитеты һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты оештырган бәйгеләрдә катнашып, «Чәчәктә утыручы балкон» номинациясендә 2011 һәм 2017 елларда беренче урынга лаек булган.

- Үземне телевизор белән дә бүләкләгәннәр иде. Пандемия чорында бәйге оештырылмый, диделәр, ләкин мин бер дә кайгырмыйм, конкурс өчен үстермим ләбаса чәчәкләрне. Гөлләрне нык яратам мин. Алар мине рухландыра, күзләрне иркәли, - диде Валентина Михайловна.

Биредә төрле сорттагы яран, петуния, ахименес һәм башка бик күп гөлләр үсә. Хуҗабикә яңа төрлеләрен сатып та ала, үзе сыман гөл үстерүчеләр белән алыша да. Кыш көне фатирда аяк атлар да урын булмый – һәр җирдә гөл.

Чәчәкләр балконга гына сыймагач, подъезд каршына да «чыкканнар». Подъездның уң ягында да, сул ягында да Валентина Сенкичева утырткан чәчәкләр.

- Күрше подъезд каршында чәчәкләр үстерә башлаганнарын күрдем дә, мин дә алардан калышмаска булдым. Элек йорт каршында өч миләш агачы үсә иде. Фатирны караңгылагач, икесен кисүләрен үтендем. Шулай ук сирень куаклары таралган иде. Мин аларны көчкә юк иттем. Бу урыннарны чистартып, казып, йомшартып чәчәкләр утырттым. Әле дә үзем эшлим, даими рәвештә су сибәм, чүпләрен утыйм. Барысын да рәхәтләнеп, теләп, ләззәтләнеп башкарам. Ишегалды җыештыручыга да бу урыннардан җыештырырга рөхсәт итмим, - дип сөйләде ул.

Йорт янын яз аеннан башлап кара көзгә кадәр чәчәкләр бизи. Күпьеллыклары да, берьеллыклары да бар. Иртә ата торганнары чәчәк кою белән җәйгеләре җитешә. Гортензия, спрея, ясмин, сары ромашкалар, зәңгәр, ал, кызыл чәчәкләр – дөньяда нинди төсләр бар, һәммәсен дә биредә күрергә була. Эскәмиядә утырып ял иткәндә табигый хуш исләр тән күзәнәкләренә үтеп

кереп арыганнарны, тормыш мәшәкатьләрен оныттыра, ди биредә яшәүчеләр. Чәчәк орлыкларын сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Берсенә дә баш тартмый Валентина ханым.

- Балконнар, ишегаллары шулай яшеллектә, чәчәктә утырса, үзебезгә күңелле бит. Шәһәребез тагын да күркәмләнә генә. Мондый гөлбакчаларга карап шатланам гына. Үзем дә кайда да булса, яңа төрле чәчәкләр күрсәм, аларны үстерергә тырышам, - әңгәмәдәшемнең фикере әнә шундый.

Гүзәл гөлбакча хуҗабикәсе йортта яшәүчеләрне тәртипкә өйрәткән. Күпчелек ишегалларында балкон, тәрәзә аслары тәмәке төпчекләре белән тулган булыр. Кайчакларда чәчәк өсләрендәге төпчекләрне, алардан коелган көлләрне күреп йөрәк әрни.

- Элек бездә дә шулай иде. Хәзер чүп ыргытулар бетте, чисталык һәм тәртип кенә хакимлек итә. Йортта яшәүчеләрне чүпләмәскә өйрәттем, - дип искәртте Валентина Сенкичева.

Афәриннән башка сүз юк мондый фидакарьләргә. Алар башкаларга үрнәк күрсәтәләр. Дустым да биредән күзләре янып, илһамланып, зур планнар корып кайтты. Валентина ханым аңа көзен орлыклар бирергә вәгъдә итте. Димәк, киләсе елда чәчәккә күмелгән ишегалларының саны тагын да артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса